Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә тәрбиячеләр өчен “Агрокласс” семинары узды

11 декабрь көнне мәшгульлек үзәгендә Әлмәт районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының укытучылары өчен “Агрокласс” дип исемләнгән семинар булып узды.

Ул авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен арттыру максатыннан чыгып оештырылган иде. Семинарны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре һәм WorldSkills-2019 дөнья чемпионатының психологы уздырды.

Тәрбиячеләр хозурына  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча уен комплектлары тәкъдим ителде. Әлеге комплектлар “Агрокласс” һөнәри юнәлеш бирү проекты ярдәме белән алынды.

Укытучылар билгеле бер график буенча мәшгульлек үзәгенә килеп, бу комплектлардан файдаланып дәрес бирә алачак.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса