Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Бөтендөнья яман шеш авыруы белән көрәш көненә багышланган концерт узды

Бөтендөнья яман шеш авыруы белән көрәш көне уңаеннан шәһәребездә берничә чара оештырылды.

Көндез лекцияләр һәм практик дәресләр уздырылса, кич белән Яшьләр үзәгендә әлмәтлеләр өчен концерт программасы булып узды.

Яман шеш авыруларын дәвалауда иртә диагноз кую һәм тернәкләнү чоры гына түгел, психологик ярдәм дә мөһим роль уйный. Әлмәттә бу авыру белән очрашкан кешеләрне "Без бергә" җәмәгатьчелеге берләштерә.

- Миндә бу диагноз 2017 елда ачыкланды. Химиотерапия узган вакытта мин цигун йогасы белән шөгыльләндем. Ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шуннан соң мин  бу юл белән башка хатын-кызлар белән дә уртаклашырга булдым, - дип хәбәр итте “Без бергә” җәмәгатьчелеге оештыручысы Лариса Евсеева.

Бу көнне “Без бергә” җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм әлмәтлеләр Яшьләр үзәгендә очраштылар. Әлмәткә Мәскәү кунагы Ольга Ушакова да килгән иде. Аңа шулай ук куркыныч диагноз куелган булган. Ләкин ул кабат гадәти тормышка әйләнеп кайта ала. Өстәвенә, ул  актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә һәм хатын-кызлар арасында пауэрлифтинг буенча Европа чемпионы да булды.

Тамашачылар хозурына халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы  Алиса Мамина чыгышы тәкъдим ителде. Сәхнәдән бу көнне классик җырлар, танылган совет музыкасы һәм кинофильмнардан композицияләре яңгырады.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин  хәйрия концертын оештыручыларга  ихлас рәхмәт  сүзләрен җиткерде.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса