Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт артистлары җәмәгать транспортына утырды [+ФОТОЛАР]

Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары узган елда старт алган "Шагыйрь сүзе" проектын дәвам иттеләр.

Бу юлы да сәхнәне - җәмәгать транспортына, театрга килгән тамашачыларны - гап-гади пассажирларга алыштырып, артистлар троллейбуска утырды. Шулай итеп алар каһарман-шагыйрь Муса Җәлил туган көнне үзләренчә билгеләп үттеләр. "Шагыйрь сүзе" проектының дәвамы каһарман шагыйрь иҗатына, бигрәк тә аның тоткында булуга да карамастан, юмористик рухта сугарылган әсәрләренә багышланган иде. Гадәттәгечә, Ленин мәйданы тукталышында беренче очраган җәмәгать транспортына утырып киткән сәхнә әһелләре пассажирларны шаккатырып, елатып һәм көлдереп Төзүчеләр проспекты-Бигәш урамы боҗрасына чаклы җиттеләр, яңадан каһарманның һәйкәленә туктап, "Ачык микрофон"нан да файдаланмый калмадылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт артистлары җәмәгать транспортына утырды [+ФОТОЛАР]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать