ФАНК фестивале Әлмәттә «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән уза.
25 сентябрьдән октябрь азагына кадәр фән һәм технологияләр турында иң яхшы заманча документаль фильмнар күрсәтеләчәк, дөньяның иң танылган лабораторияләренең берсе - ЦЕРНга онлайн экскурсия оештырылачак, шәһәрдә экологик яшәү рәвеше турында лекция һәм балалар өчен мастер-класс үткәреләчәк.