Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Айдар Фәйзрахманов Тукай бүләгенә лаек булуын зур хезмәт нәтиҗәсе дип атады

Музыкант мәртәбәле бүләкнең нәкъ менә яңа ачылган Илһам Шакиров исемендәге концерт залында бирелүенә шатлануын әйтте.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы иясе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әлеге мәртәбәле бүләккә ия булуы белән бәйле тәэсирләре белән уртаклашты. “Моның артында бик зур хезмәт тора”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улына Тукай премиясе татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен бирелде. Премияне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа ачылган Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үткән тантаналы чарада тапшырды.

“Башта бик дулкынландым. Сәхнәгә ничек итеп очып менгәнемне дә хәтерләмим, ничек очып төшкәнемне дә хәтерләмим. Шушы бүләккә лаек булу шатлык. Чөнки моның артында бик зур хезмәт, бик күп гастрольләр, бик күп иҗади эш, минем 40 елга якын узган тормышым тора”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Айдар Фәйзрахманов.

Музыкант мәртәбәле бүләкнең нәкъ менә яңа ачылган Илһам Шакиров исемендәге залда бирелүенә шатлануын да әйтте. “Мин бүгенге көндә Илһам Шакиров җитәкләгән, Габдулла Тукай исемен йөрткән татар дәүләт филармониясендә аның эшен дәвам итүче сәнгать җитәкчесе булып торам. Без нәрсә эшләсәк тә, нәрсә генә кылсак та, безнең индикаторыбыз – беренчедән, Габдулла Тукай исеменә, икенчедән, Илһам Шакиров исеменә лаек булып эшләү”, - дип аңлатты лауреат.

Хәзер Тукай премиясе лауреаты буларак хезмәт итәргә насыйп итсен, дигән теләк җиткерде Айдар Фәйзрахманов.

 

Фото: tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса