Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Афәрин, «Җомга»!

28 октябрь көнне төбәгебезнең татар халкы, мәдәнияте өчен иң олуг вакыйгаларның берсе саналырдай искиткеч матур, күңелләрдән озак еллар җуелмаслык куанычлы кичә - һәр татарның иң яраткан, көтеп алына торган телевизион тапшыруы «Җомга»ның 20 еллыгына багышланган чара узды.

Бу җомга кичендә милләттәшләребезнең җыелу урынына әверелгән драма театрының зур залы шыгрым тулып, алма төшәр урын да калмаган иде. Шулай итеп, әлмәтлеләр бу көнне яраткан тапшыруларын гадәт буенча зәңгәр экраннан гаиләләре белән генә түгел, ә зур сәхнәдән, шәһәр, районның үз теленә, милләтенә чын мәгънәсендә җан атучылар, «Җомга»ның, аны алып баручыларның табынучылары бергәләп җыелып, татар телендәге беренче телевизион программа йолдызларын, геройларын алкышларга күмеп карадылар. Бу җомгада «Җомга»ның төп геройлары һәм иң төп игътибар, ихтирам түрендәге затлар, әлбәттә, яраткан программабызның әнкәсе саналучы Клара апа Булатова һәм соңгы ун елны аның алыштыргысыз алып баручысы Нәфисә Сабирҗанова булдылар. Чарада шулай ук бу тапшыруның геройлары да, аны әзерләүче иҗат төркеменең башка әгъзалары да, ярдәм кулы сузучылар да читтә калмады. Зур сәхнәдән юбилярны Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Р.Фәррахов, «Татнефть» җитәкчелеге исеменнән «Рухият» фонды директоры Ф.М.Шәйхетдинова, «Хәзинә» газетасы редакторы И.К.Мингәрәев, «Луч» телеком- паниясе директоры Ш.И.Солтанов һәм башкалар котладылар. Тәбрикләүләр махсус әзерләнгән видеотапшыруга да тупла- нып, ул сәхнәдәге экраннан чара барышында күрсәтелеп торды.
Кичәдә Әлмәт драма театры коллективы артистлары, башкала, төбәгебез җырчылары да үзләренең искиткеч гүзәл чыгышлары белән куандырдылар.
Милли тапшыруыбызның юбилейлы туган көнен зур сәхнәдән - искиткеч бәйрәм чарасы итеп оештыручы «Луч» телекомпаниясе җитәкчелегенә аерым һәм зур рәхмәт җиткерәсе килә. «Афәрин, булдырдыгыз», димичә, нәрсә диясең инде бу мөхтәрәм затларга?!
Кыскасы, бу кичәнең башыннан ахырына кадәр «Әлмәт таңнары»ның кече кардәше саналучы «Җомга» өчен зур горурлык һәм олуг куаныч хисләре кичереп утырдым. Чынлап та, бергәләшеп, мең-мең яшик әле, бик-бик якын газиз туганым.
Г.КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250