Әлмәттә Сәҗидә Сөләйманованың 100 еллыгын тантаналы билгеләп үттеләр
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Сәҗидә Сөләйманованың 100 еллыгын тантаналы билгеләп үттеләр

Әлмәттә күренекле шагыйрә Сәҗидә Сөләйманованың 100 еллык юбилеена багышланган зур әдәби бәйрәм узды. Кунаклар шагыйрә һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аның яңа «Гөлбадран» китабы белән танышты.

Тантаналы чаралар шагыйрә исемен йөрткән урамдагы һәйкәл янында башланды. Казан, Яр Чаллы һәм Лениногорскидан килгән каләмдәшләре Сәҗидә Сөләйманованың шигырьләрен укыды.

Аннары «Фабрика» яшьләр үзәгендә шагыйрәнең татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Гөлбадран» китабының презентациясе узды. Җыентык «Татнефть» компаниясенең «Рухият» нәшрияты тарафыннан бастырылган.

  • Әдәби кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, Тукай премиясе лауреатлары, «Татнефть» хәйрия фонды вәкилләре, театр артистлары һәм Башкортстаннан килгән кунаклар катнашты.