Әлмәттә Әдип Маликовны искә алдылар
Әдип Маликов татар дөньясы өчен бик олы эш башкарды — Әлмәтнең милли шәһәр буларак формалашуына гаять зур өлеш кертте.
Әлмәтнең Үзәк китапханәсендә «Гомер мизгелләре» дип аталган әдәби кичә узды. Бу мәдәни чара фронтовик шагыйрь, Әлмәт язучылар оешмасына нигез салучы Әдип Маликовның 105 еллыгына багышланган иде. Сценарий авторы һәм алып баручы — Алсу Хуҗина.
- Очрашуда Казаннан, Мөслимнән, Азнакайдан, Башкортостаннан килгән кунаклар, Әлмәт язучылары, артистлары, китапханәчеләре, укытучылары, төрле җәмгыять оешмалары вәкилләре катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров һәм Газинур Морат, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт районының мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Әнвәр һәм Асия Маликовлар һ.б. бар иде.
Әдип Маликовның төрле әсәрләрендә тасвирланган әдәби геройларның тормыштагы прототипларының туган-тумачалары да катнашу кичәгә тагын бер күркәмлек өстәп җибәрде. Раилә Маннанованың Ә. Маликовның «Солтанай» җырын, Ләйсән Галиеваның «Тәңкә карлар» җырын, Алмаз Шаһимәрдәновның Габдулла Тукайның «Пар ат» җырын башкарулары тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Кичә күмәкләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Аннары бер төркем язучылар Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманованың каберләрен зиярәт иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia