Күзгә күренмәс хисләр архитекторы
Мәдәният. Сәнгать

Күзгә күренмәс хисләр архитекторы

Театр сәхнәдәге эш вакытында гына яши, диләр. Пәрдәнең һәрвакыт үз вакытында ачылуы һәм тамаша залының тулы булуы артында исә төгәл, математик һәм прагматик хезмәт тора.

Пәрдәнең һәрвакыт үз вакытында ачылуы һәм тамаша залының тулы булуы артында исә төгәл, математик һәм прагматик хезмәт тора.

82 нче сезонны ачкач, без сәхнә арты тормышына да күз салдык. Тамашачылар белән эшләү буенча директор урынбасары стратегик постын биләгән Эльмира Гыймалетдинованың театр керемнәрен ничек арттыруы, сатуларны цифрлаштыруы һәм гади тамашачыларны чын театр гаиләсенә әверелдерүе турында белдек.

 

Халык театры сәхнәсеннән сәхнә арты триумфына кадәр

Күпләр белмидер, әмма Эльмира Рафаид кызының театр сәнгатенә булган тирән, чын мәхәббәте катгый менеджмент кабинетларында түгел, сәхнәдә туган. Аның юлы халык театрыннан башланган. Анда ул үзе актриса буларак тамашачы алдына чыккан һәм өч зур спектакльдә уйнап өлгергән. Нәкъ менә сәхнәдә башкаларның тормышын кичерү, залның сулышын тою һәм актерлык һөнәренең нечкәлеген аңлау аңа иң мөһимен – театрны эчтән, аның җанын һәм кануннарын аңлауны бирә.

 

Ун ел элек Эльмира Рафаид кызы директор урынбасары вазифасына керешкәндә, аның алдында җитди сынау тора. Цифрлы күңел ачулар (цифровые развлечения) тиз үскән чорда тамашачылар агымы белән идарә итү, аларның тугрылыгын формалаштыру һәм залларның тулы булуын тәэмин итү – җиңел бурыч түгел. Әмма театрның эчке җитди мәктәбе аңа идарәне үз кулына ныклы алырга ярдәм итә.

Фотода Әлмәт театры

Саннар тылсымы һәм өч төп бүлек

Бүген аның катгый, әмма сизгер контроле астында тамашачы белән хезмәттәшлек итүнең куәтле экосистемасы эшли. Эльмира Рафаид кызы театрның өч мөһим бүлеге белән җитәкчелек итә: һәр куелышның үзенчәлекле йөзен тудыручы реклама бүлеге, тамашачыга күперләр салучы сату бүлеге һәм кунакларны беренче булып каршы алучы, кунакчыллык атмосферасын булдыручы капельдинерлар хезмәте.

 

Театр дөньясында бер яшерен сер бар: һәр спектакль алдыннан пәрдә Эльмира Рафаид кызы үзенең соңгы, хәлиткеч командасын биргәч кенә ачыла. Бу мизгелдә аерым бер сер яшерелгән – нәкъ менә аның сүзе тамаша башлануны сәнгатькә әверелдерүче күзгә күренмәс механизмны эшкә җибәрә.

 

Саннар – үзсүзле нәрсә, һәм нәкъ менә саннар бүген топ-менеджерның профессиональлеге турында һәр сүздән дә яхшырак сөйли. Аның җитәкчелегендә тамашачылар хезмәте ун ел эчендә театр кунаклары санын 20 процентка арттырды. Заманча мәдәният индустриясе өчен иң күрсәткечлесе — театр керемнәре нәкъ менә шушы чорда рекордлы 176 процентка үсте. Базар көндәшлеге шартларында мондый күрсәткечләр эре коммерция предприятиеләренең уңышы белән тиңләштерелә.

 

– Театр элгечтән башланмый, ул сайттагы беренче кликтан яки кассага беренче шалтыратудан башлана, – дип уртак-лаша Эльмира Рафаид кызы. – Минем бурычым — кеше өчен бу юлны максималь дәрәҗәдә уңайлы итү. Тамашачыларның һәм керемнәрнең артуы – ул коры статистика гына түгел. Бу – ышаныч күрсәткече. Тамашачы үз сумнары һәм шәхси вакыты белән тавыш бирә. Уңыш саннары үсә икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз.

Фотода Элмира Рафаид кызы, ул Әлмәт театрында эшли

Һәм, әлбәттә, бу уңышларның һәрберсе артында зур команда эше тора. Мондый биеклекләргә ирешү күп дәрәҗәдә безнең директорыбыз ярдәмендә мөмкин булды, ул көчле профессиональ мәктәп тудырды һәм безгә тулысынча ышана. Аның еракны күрә белүе һәм теләктәшлеге аркасында без бер урында басып тормыйбыз: директор безне гел төрле форумнарга, профильле мәйданчыкларга һәм квалификацияне күтәрү программаларына җибәреп тора, бу исә Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

 

Әмма иң мөһиме – бу юлны мин берүзем генә узмыйм. Үзем өчен якын булган реклама, сату бүлекләренә һәм безнең алыштыргысыз капельдинерларыбызга зур, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Бу кешеләр көн саен үз хезмәтләренә бөтен күңелләрен бирәләр, һәм аларның үз эшләренә тугрылыгы, энергиясе һәм тәүлек буе куйган хезмәтеннән башка бернинди зур план да чынбарлыкка әйләнмәс иде, – ди ул.

 

Тугрылыкта туган мохит

Эльмира Рафаид кызының уңышы төгәл икътисади исәпләү һәм чиксез иҗади фантазиянең бербөтен булуында. Нәкъ менә ул театр җәмәгатьчелеге өчен уникаль булган «Атказанган тамашачы» исеменең авторы булды. Бу башлангыч гади тамашачыларны чын театр гаиләсенә әверелдерде.

 

Театр фойесы Эльмира Рафаид кызы килгәч үз йөзен тапты. Камин залы, китаплар белән концептуаль фотозона – социаль челтәрләрдә театрның визит карточкасына әверелгән, тамашачылар яраткан бу урыннарның барысы да аның тарафыннан уйланылган һәм тормышка ашырылган. Тамашачы театрга тулы бир тәэсир алыр өчен килүен, һәм бу тәэсир беренче секундтан ук камил булырга тиешлеген ул яхшы белә.

 

Коллегалары һәм партнерлары Эльмира Рафаид кызын югары дәрәҗәдәге менеджер һәм стратег буларак беләләр. Масштаблы республика фестивальләрен һәм гастрольләрне оештырудан алып, хәйрия акцияләренә кадәр аның контролендә.

Фотода театрда эшләүче

Тарихи сезонда

Бу сезонда театр алдында амбицияле тарихи бурыч — беренче татар спектакленә 120 ел тулуны якты итеп тамашачыга җиткерү тора. Эльмира Рафаид кызының тәҗрибәсе һәм креатив алымы ярдәмендә бу бәйрәм театр тарихында тагын бер матур сәхифә булачак.

 

Пәрдә ябылганда, ә зал алкышларга күмелгәндә ул эчке бер рәхәтлек кичерә. Чөнки бу мизгел сәнгать белән югары нәтиҗәлелекнең бергә барырга тиешлегенең гамәлдә исбатлануы. Юлия Насыйбуллина