Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Киләчәгең матур булсын, Яңа Кәшер

Әлмәт ветераннар советының Габдрахман кусты 17 апрель көнне Яңа Кәшер авылына җыелды.

Әлмәт ветераннар советының Габдрахман кусты 17 апрель көнне Яңа Кәшер авылына җыелды. Авыл халкының, мәктәп коллективының, хезмәттәшләремнең кунакчыллыгына алдан ук рәхмәтемне җиткереп куям. Без килүгә ныклап әзерләнгәннәр.

Патриотик тәрби үзәге – мәктәп. Моның шулай икәне бу җирлектә бик ачык күренә. Ә мәктәп мине чыннан да таң калдырды: яхшы итеп төзекләндерелгән, һәр кабинетында интерактив экраннар (Шәфәгать Фахразович бүләге диделәр), музей, яңа спорт залы. Безгә күрсәткән чараларны бергә туплап, «бердәмлек» дип бәяләү бик тә урынлы була. Укытучы – бала – ата-ана бердәмлеге, өлкәннәр белән яшь буын бердәмлеге.

Музейда да, актлар залында да бик матур, эчтәлекле чыгышлар булды. Авызымны ачып тыңлыйм да, соңгы өлешләрдә генә төшерергә дә кирәк иде бит, дип уйлап куям.

Волонтерлар бердәм булып мәктәпнең иске бинасында эшлиләр. Шунда ук окоп шәмнәре ясыйлар, сетка үрәләр, коры аш әзерлиләр. Китапханә дә шулнда урнашкан.

Егерме елга якын авыл җирлеген җитәкләгән Лилия Марс кызы Гыйниятуллина авылындагы учреждение хезмәткәрләре турында «минекеләрне төнлә уятып Мәскәү төзи башларга кушсаң, һичшиксез, төзи башлаячаклар. Бала кечкенә, ир дулый, дигән сүзләрне әйтүче юк» диде. Чөнки җитәкчеләренең сүзенә ышаналар, булсынга йөргәнен беләләр.

Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әнием Ландыш Нигъмәт кызы шушы авыл җирлегендәге Бикәсазда туып үскән, югары сыйныфларда шушы авыл тәмамлаган. Бик горурланып кайттым. Киләчәгең дә бүгенгедәй матур булсын, Яңа Кәшер!

Лилия Купаева,

Бишмунча авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса