Фестиваль ел саен республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза һәм Татарстанның барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый.
23-25 февралендә Бөгелмәдә Татарстан Республикасының иң масштаблы «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды.
Быел Әлмәт районыннан 80 гариза бирелгән - бу 500гә якын катнашучы.
Зона этабы лауреатларының барысы да Казан шәһәрендә фестивальнең суперфиналында катнашу хокукына ия булды.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте