Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Киңкырлы талант иясе

Шәһәребезнең 16 нчы мәктәбендә калабызда яшәп иҗат итүче гаҗәеп кызык-лы шәхес белән очрашу булып үтте.

Людмила Янеева (Аланлы), дөрестән дә, күпкырлы шәхес. Шигырьләр дә, көйләр дә яза, җырчы-башкаручы да.

 Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, Болгар радиосының «Милли музыка» премиясе лауреаты булган Людмила Николаевна Лениногорск районының Федотовка авылында укытучылар гаиләсендә туган. Лениногорск педагогия училищесын, аннан Казан дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаган. Хәзерге көндә  ул Әлмәттә яшәп иҗат итә.

Людмила Аланлы тормышны, дөньяны, кешеләрне, матурлыкны ярата. Бу аның шигырьләрендә дә чагыла. Туган як, туган йорт, табигать, тормыш гүзәллеге, әйләнә-тирәгә мәхәббәт, гади, самими, эчкерсез хисләр белән сугарылган шигырьләрен һәркем яратып укый.

Ул һәрвакыт эзләнүдә, иҗатта. Җырларын яздырып, үзе үк беренчеләрдән булып халыкка җиткерә. Төрле әдәби-мәдәни чараларда, очрашуларда катнаша, иҗат кичәләре оештыра. Безнең белән очрашуга да шагыйрә бик теләп килде. Укытучы Гөлназ Габидуллинаның  укучылары аның шигырьләрен укыды.

 

Людмила Аланлы үзе дә буш кул белән килмәгән – җырларын күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды. Укучыларны кызыксындырган сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.

 

Чарада аның вокал буенча укучысы Гөлия Минһаҗева да чыгыш ясады. Очрашу һәммәбез күңелендә җылы хисләр калдырды. Людмила Аланлыга вакытын табып безнең янга килгәне өчен рәхмәтебезне җитке-рәбез һәм уңышлар телибез.

 

Илсөя Минһаҗева,
16 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса