Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды

Конкурста 9 районнан 35 укучы катнашты

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру максатыннан,  7 нче апрельдә Әлмәт шәһәренең Түбән Мактама 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Конкурс тантаналы өлештән− мәктәп укучылары чыгышыннан башланды. Конкурста 9 районнан 35 укучы катнашты: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Чирмешән, Мөслим

. Әлмәт районын «1 нче лицей-интернат»тан Шәйхетдинов Данияр, «Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия»дән Вафина Алия, 2 нче лицейдан Хабибуллина Сөмбел, Елховой мәктәбеннән Әхмәдова Алсу, Тайсуган мәктәбеннән Шаймарданова Мәрьям тәкъдим итте.

Иҗади укучыларны, күренекле язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты, Ф.Хөсни, Д.Сираҗиев, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев; шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрамова; язучы, әдәбият белгече, педагог, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе Шаһиев Рәфкать Шириаздан улы; ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Тылсымлы сарай» китабы өчен Рафаил Төхфәтуллин премиясенә, «Нурлы җиһан» китабы өчен  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләгенә лаек шагыйрә Зинаида Кирилловна Захарова; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рүзәл Таһир улы Кәримов бәяләделәр.
 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса