Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Номинантлар билгеле, лауреатларны көтәбез

«Тантана» республика театр премиясе комиссиясе номинантлар исемлеген чыгарды.

«Тантана» премиясе - Татарстанның театр сәнгате өлкәсендәге һөнәри премия, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хез-мәткәрләренә театр сән-гатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Премия 11 номинациядә тапшырыла. Әлмәт татар дәүләт драма театры быел 6 номинациядә 2 спектакль һәм 7 артистны тәкъдим итә.

 

«Иң яхшы эпизодик роль» - Динар Хөс-нетдинов.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» - Наилә Нәҗипова, Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» -
Айрат Мифтахов.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» - Мәдинә
Гайнуллина, Миләүшә Хафизова.

«Иң яхшы ир-ат роле» - Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов.

«Зур форматлы иң яхшы спектакль» - «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре.

 

«Сезон казанышлары өчен» һәм «Намус һәм тугрылык» номинацияләре буенча номинантлар алдан күрсәтелми.

Бик күп еллар «Дебют» номинациясендә безнең актерлар лаеклы премияне алып килгән булсалар да, бу елның әлеге номинациясендә без-некеләр юк.

 

Лауреатлар 27 март - Халыкара театр көнендә Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса