Асыл егет-кызларыбыз көч сынашты
Узган җомгада районның Яңа Нәдер авыл Мәдәният йортында «Нәүрүз гүзәле. Татар егете-2022» бәйгесе узды.
Район Мәдәният йорты көче белән ел саен үткәрелүче бу бәйге талантлы гүзәл кызларыбыз һәм көчле егетләребез өчен көтеп алынган бәйрәм булып тора.
Быел анда районның татар торак пунктларыннан 15-25 яшьлек 13 егет һәм кыз катнашты. Иң яхшылар исеме өчен көрәшкән 9 кыз һәм 4 егет җыр-биюдә үзләренең сәләтләрен, үз-үзләрен тәкъдим итә белүләрен күр-сәттеләр, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын искиткеч матур иҗади номерлары белән сөендерделәр. Бәйге дүрт этаптан торды: визит карточкасы, иҗади сәләтне күрсәтү, кызлар өчен дефиле һәм егетләр өчен спорт ярышы. Бәйге этапларына һәркайсы бик җитди һәм җаваплы якын килгән, барысы да бик яхшы чыгыш ясадылар. Бәйгедә катнашучылар беренче этапта үзләре белән таныштырса, иҗади этап музыкаль сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә аларның сәләтләрен ачып салды. Сораулар һәм җаваплар этабында егетләр һәм кызларга Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында татар йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен ничек белүләрен күрсәтергә туры килде. Ә менә спортка бәйле этап бәйге программасына беренче генә тапкыр кертелгән иде. «Татар егете»ндә катнашучылар анда кул көрәшендә үз көчләрен күрсәтә алдылар.
Шулай ук бәйге кысаларында Instagram челтәрендә «Нәүрүз гүзәле. Татар егете-2022»дә катнашучыларның фотобәйгесе дә барды.
Яшьләрнең талантына Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе һәм «Альметьевский вестник» газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Горбатов, Яңа Кәшер авыл Мәдәният йортының халык театры артисты Рафаэль Хуҗин, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдиновлардан торган компетентлы жюри бәя бирде.
«Бүгенге ярыш бик җитди һәм киеренке булды. Кызганычка каршы, эпидемиологик вәзгыять аркасында бәйге берничә елга туктатылып торган иде. Юкка булмаган икән. Бу вакыт эчендә егетләр-кызлар көч туплаганнар һәм үз талантларын тагын да ка-милләштергәннәр. Безгә, жюрига, җиңүчене сайлау бик авыр булды. Барысы да сәләтле, көчле, сүзгә оста, бииләр, җырлыйлар. Егетләр үзләрен иң яхшы яктан күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да җиңүгә һәм алкышларга лаек», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Ландыш Зарипова.
Тамаша дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Бәйгенең абсолют җиңү-чесе һәм «Нәүрүз гүзәле» исеменә Алия Мөхәммәтгәрәева (Габдрахман Мәдәният йорты) лаек булды. 2 нче урында - Элина Фәхриева (Тайсуган Мәдәният йорты), 3 нче урын Камилла Зәйнуллинага бирелде (Югары Мактама Мәдәният йорты).
«Сәләтле кыз» номинациясендә Иделия Рәхмәтуллина (Яңа Кәшер Мәдәният йорты), «Җитез гүзәл» - Аделина Мөхәммәдиева (Мәмәт Мәдәният йорты), «Зыялы кыз» - Эльвина Ибраһимова (Кама-Исмәгыйль Мәдәният йорты), «Ягымлы кыз» - Илсинә Гаязова (Сөләй Мәдәният йорты), «Серле гүзәл» - Бахора Михритдинова (Нәдер Мәдәният йорты), «Алтын тавыш» номинациясендә Гөлнара Гайфуллина (Колшәрип Мәдәният йорты) җиңү яулады.
«Татар егете-2022» исеменә Илназ Галәлетдинов (Югары Мактама Мәдәният йорты) лаек булды. 2 нче урында - Илнар Сабиров (Тайсуган Мәдәният йорты) һәм 3 нче урында - Айгиз Ихсанов (Мәмәт Мәдәният йорты). Айбулат Шәйхетдинов исә (Кичүчат Мәдәният йорты) «Иҗади шәхес» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа