Әлмәттә «Легкие крылья» II бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Легкие крылья» II бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак

Артистлардан катнашу өчен гаризалар 27 февральгә кадәр кабул ителә.

Әлмәттә 2022 елның 15-17 июлендә «Легкие крылья» II бөтенроссия урам театрлары фестивале узачак. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Легкие крылья» Әлмәт урам театры аккаунтында хәбәр иттеләр.

Артистларның чыгышларыннан тыш, мастер-класслар, тренинглар, продюсерлар, тәнкыйтьчеләр белән нетворкинг-очрашулар планлаштырылган.

Фестивальдә катнашырга теләгән артистлар 27 февральгә кадәр сылтама буенча заявка тутыра алалар.

Узган ел I Бөтенроссия урам театрлары фестивалендә Идел буеның 16 театрыннан 180 артист катнашты.