Конкурс программасында эксперт советы карары белән 16 коллектив катнаша.
Бу елның 30 маеннан 5 июненә кадәр Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ел саен уздырылучы Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале үтәчәк. Фестивальне ачучы кунак-спектакльдән тыш, биредә катнашучылар зур һәм кече форма спектакльләре тәкъдим итәчәк.
Әлмәт театры фестивальдә "ҖИЛ АРТЫННАН" спектаклен күрсәтәчәк, 16+.