Чара Риза Фәхреддин музеенда узды.
"Р.Фәхреддин кыз балалар өчен язылган "Нәсыйхәт" хезмәтендә чисталык, матурлык турында бик кызыклы фикерләр җиткергән. "Йөз әдәпләре" дигән бүлектә бизәнү турында да аңлатмалар биргән.
Хатын-кызлар белән "Музейда матурлык бәйрәме" үткәрдек. Кулга крем сөртергә, битне чистартырга, массаж ясарга өйрәтүче дустыбыз Ләвисә ханым Казан шәһәреннән килде. Тәнне тәрбияләү буенча үткәргән мастер-класс бик нәтиҗәле булды. Катнашучы ханымнар милли киемнәр киеп истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәмгә килгән музей дусларына зур рәхмәтләребезне белдерәбез", - дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.