Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Яңа ел квест-уенын уйнарга чакыралар
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Яңа ел квест-уенын уйнарга чакыралар

Узган елдагы кебек үк, шәһәр буенча QR-кодлар җыярга кирәк.

Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары «Татнефть» компаниясеннән квест-уен уйнарга мөмкин. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен Әлмәтнең махсус Яңа ел кушымтасын күчерергә һәм 9 гыйнварга кадәр шәһәр буенча QR-кодлар җыярга кирәк. Приз алу өчен Кыш Бабай резиденциясендә уен уйнарга кирәк.


Узган ел да шундый квест узды – 12 Яңа ел мәйданчыгын узарга, һәр QR-кодны табарга һәм сканерларга кирәк иде. Кыш Бабай резиденциясендә лотерея ярдәмендә яңа ел бүләге бирелде.