Әлмәттә арт-объектлар буенча быел соңгы экскурсия узды
2022 елда "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы дәвам итәчәк.
Әлмәттә арт-объектлар буенча сезонда соңгы экскурсия узды. Мондый йөрүләрнең махсус озатучылары бар – аларны әкиятләр буенча гидлар дип атыйлар. Алар үзләре маршрутны бер арт-объекттан икенчесенә кадәр уйлыйлар, аның тарихын сөйлиләр.
Ксения Бондаренко Әлмәттә беренче тапкыр. Санкт-Петербургтан дуслары янына килгән. Алар, шәһәр белән якынрак танышу өчен, аны арт-объектлар буенча шимбә экскурсиясенә алып барырга булганнар.
«Мондый арт-объектлар аркасында шәһәргә мәхәббәт уяна һәм монда кайтасы килә», - дип ассызыклады экскурсиядә катнашучы Ксения Бондаренко.
Шәһәрдә яңа скульптуралар һәм мураллар пәйда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа