Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Татнефть" "Историю вершат люди" проекты сайтын яңартты

Әлеге проект ике эл элек старт алган иде.

Аның инициаторы-компаниянең генераль директоры Наил Маганов. Бу вакыт эчендә «Татнефть» нең меңнән артык ветераны, сервис предприятиеләре, төбәкнең чиктәш тармаклары белән видеоинтервью оештырылды. Шулай ук анда компания штатында булмаган, әмма гомер буе нефтьчеләр янында эшләгән кешеләр (укытучылар, медиклар, мәдәният хезмәткәрләре, социаль-көнкүреш һәм торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүчеләр), ягъни нефтькә эшләүчеләр дә бар. Бу видео-интервью яңа сайтның нигезен тәшкил итә.

Һәр шәхес визитка, фоторәсемнәр, хроникаль фоторәсемнәр, газета публикацияләре һәм видео-интервьюлар белән тәкъдим ителгән. Ягъни бу коры, статистик мәгълүматлар базасы түгел. Бу тере (бүлек юкка гына «тере тарихлар» дип аталмаган) һәм гомер буе гомерен хезмәткә  багышлаган, намуслы хезмәт куйган, тирә — юньдәгеләрнең хөрмәтен яулаган, хезмәттәшләрендә яхшы хәтер калдырган кешеләр турында шактый эмоциональ сайт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса