Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт "Легкие крылья" урам театры үзенең юбилеен билгеләп үтте

Чакырылган урам артистлары даими рәвештә шәһәргә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә килә иделәр.

Гагарин урамында тамашачыларны сокландырып, алкышларга күмеп, кызык тамашалар оештырылды. "Татнефть" компаниясе Әлмәттә үз урам театрын оештырды.

Сәнгатьнең бу төре белән мавыгучы яшь егетләр һәм кызлар өчен илебезнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы артистлары катнашында мастер-класслар оештырылды. «Татнефть» ярдәме белән алар сәхнә костюмнары һәм реквизитлары алдылар, ә иң мөһиме – үз йортлары булды. Бүген "Легкие крылья" "Татнефть" хәйрия фонды канаты астында.

Труппада профессионаллар-бик аз. Ә аларның барысын да театрга мәхәббәт берләштерә. "Легкие крылья"ны алар үз тормышларының мөһим өлеше дип саныйлар. Берәүләр театр ярдәмендә яңа дуслар тапкан, ә кемдер гаилә корган. Башкалар Россиянең төрле почмакларын күрү, танылган сәхнә осталары белән очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәтле.

Әлмәт артистлары ел саен Россия һәм халыкара урам театрлары фестивальләрендә катнашалар. Ә быел җәй мондый зур күләмле театр форумын уздыру урыны Әлмәт булды. Уфа, Казан, Пермь, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону... География шактый киң иде.

Коллектив белән Гөлназ Ханнанова җитәкчелек итә. Быел яз ул «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңүче булды.


Бүген бер генә бәйрәмне дә «Легкие крылья»дан башка күз алдына да китереп булмый. 

Бу биш ел эчендә өйрәнгәннәрнең барысын да актерлар үзләренең юбилей бәйрәмендә дә күрсәттеләр.

 «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә соңыннан юбилярларга зур торт чыгарылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса