Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бәйрәм белән, «Җомга»!

Шушы көннәрдә беренче шәһәр телекомпаниясе булган «Луч»ыбызның тәүге һәм иң озак яши торган тапшыруы чыга башлаганга 30 ел тула.

Телекомпанияләр арасында татар телендә чыгып килә торган тапшыруның шул гомер яшәве үзе үк сокландыргыч һәм гаҗәпләндерә торган күренеш. Әлбәттә инде, бу хакта дәшми калу мөмкин түгел. Шуңа күрә бу арада телекомпания күңелле бәйрәм мәшәкатьләре белән яши. Кайчандыр «Җомга» тапшыруының геройлары булып, аның тугры тамашачыларына әйләнгән кунак-лар телекомпаниягә агыла. Һәрберсенең әйтер сүзләре, җиткерер теләкләре күп.

Валентина һәм Илфат Исламовларның иҗат тарихы «Җомга»дан алда башланган булса да, рәсми рәвештә экран йолдызларына әверелүләренә шулай ук 30 ел - кайчандыр Клара апа Булатова башлап җибәргән проектта алар беренче геройлар булган.

- Без «Җомга»ның беренче карлыгачлары. Клара апа беренче тапшыруны безнең белән төшерде. Улыбыз бәләкәй иде әле анда, ул да җырлап тарихка кереп калды шулай итеп. Шуннан башлап безнең иҗат юлы «Җомга» белән бергә булды, - дип искә ала ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова.

- «Җомга»ның иҗат төркеменә, «Луч» телекомпаниясе коллективына киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телим. Иҗат чишмәләребез саекмасын, - дип теләкләрен җиткерә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илфат Исламов та.

Клара апа Булатованың исеме телекомпаниябез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Әлбәттә, бу «Җомга»га бәйле. Халкыбызда изге саналган атнаның бу көне изгелеге белән генә түгел, популярлыгы белән дә тапшыруны бүген нинди бар шулай итә - һичшиксез, тапшыруның исеме дә җисеменә туры килә.

- Милли тапшыру кирәк, син редакторы бул диеп миңа чыккач та, «Әлмәттә татар телен миннән дә яхшырак белүче юк, үзем уйлап табып, үзем үк алып барачакмын!» - дип кистереп әйттем, - дип искә ала тапшыруның барлыкка килү мизгелләрен 10 ел буе аның авторы булган Клара Булатова.

- «Җомга» тапшыруы телевидение тарихында да үзенең озын гомерле булуы белән уникаль. Телевидение тарихында тапшыруның нәсел буенча күчкәнен дә белмим - Клара Булатова аны Әлмәт шагыйрәсе Нәфисә Сабирҗановага үзе тапшырды. Гомумән, телевидениегә нигез салучылар заманында миллилеккә йөз тоткан тапшыру уйлап табулары белән дөрес эшләгән дип саныйм, - ди 10 ел буе «Луч» телекомпаниясенең баш мөхәррире булып эшләгән Наилә Әл-Әйюби.

Тарихның өчтән бере - Клара Булатова белән бәйле булса, юлның өчтән ике өлеше шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова җитәкчелегендә үтелгән һәм дәвам итә дә.

- Клара апа белән танышканда мин Сөләй урта мәктәбендә математика укытучысы. Каушый-каушый аңа үземнең шигырьләр дәфтәремне биргәнем хәтердә. Шигърияткә үзенең хәер-фатихасын бирүе белән бергә ул миңа телевидение дөньясына юллама да тапшырды. Моның өчен Клара апага аеруча рәхмәтлемен. Ник дигәндә, нәкъ менә «Җомга» аша мин күпсанлы талантлы шәхесләр белән таныштым. «Җомга» аша миңа танылу килде һәм мин бүген нинди - шундый Нәфисәгә әверелдем, - ди тапшыру авторы Нәфисә Сабирҗанова.

30 ел дәверендә «Җомга» күп кенә талантлы балаларга иҗатка юллама биргән. Биредә чирканчык алып, олы сәхнәгә күтәрелгән җырчылар, биючеләр, артистлар бихисап. Шуңа күрә гаҗәеп талантлы кешеләре белән горурлана торган Әлмәт төбәгендә милли-мәдәни «Җомга»ның шул дәвер экраннардан төшмәве табигый.

- 10 ел элек «Җомга»ның туган көнен татар дәүләт драма театры сәхнәсендә бәйрәм иткән идек. 30 еллыгына да очрашу урынын үзгәртмәскә иде ниятебез, тик менә пандемия үзенчә хәл итте. Шуңа күрә бәйрәм «Луч-Әлмәт» телеканалы эфиры форматында узарга тиеш дип карар кылдык. Эфирыбыз 26 ноябрьгә, 3 декабрьгә планлаштырылган. Бу көнне тамашачылар белән 30 еллык тарихында булган иң күңелле архивларны барлаячакбыз, балачакка, яшьлеккә «кайтып» килергә җыенабыз. Әлбәттә инде, тамашачылар өчен үзебезнең талантлы шәхесләребездән җырлы-биюле бүләкләр әзерлибез. Кыскасы, «Җомга» тапшыруы стилендә кич булачак - безнең белән бергә булыгыз, безнең белән калыгыз, - ди Нәфисә Сабирҗанова.

Бу тапшыруда «Луч» тел-компаниясенең берничә буын телетамашачысы үсеп чыкты. Шуңа күрә «Җомга» бәйрәме, барыннан да элек, 30 ел дәвамында тапшыруның төп геройларына әверелгән кешеләрнең бәйрәме.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса