Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Пушкин картасы" презентациясе узды

Биредә шәһәрнең мәдәният учреждениеләре вәкилләре аны ничек рәсмиләштерергә кирәклеге һәм кунаклар өчен нинди чаралар әзерләүләре турында сөйләделәр.

Аерым алганда, спикерлар интернет аша «Пушкин картасы»н рәсмиләштерү кыенлыклар тудырса, гражданнар «Почта Банк» бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерде. Анда хезмәткәрләр гариза теркәү белән ярдәм итәчәкләр һәм кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирәчәкләр. 

«Нефтьче» мәдәният сарае директоры урынбасары, «Мириданс» халык бию ансамбле җитәкчесе Илнур Аглиуллин «Пушкин картасы»б уенча уздырылган чараларда катнашу белән бәйле проблемалы моментлар турында сөйләде.:

- Күпләр билетка түләгәннән соң бары касса чегы гына чыгара, шул ук вакытта рөхсәт электрон билетлар буенча башкарыла. Балалар учреждениегә нәкъ менә шуңа күрә кертелмәгән очраклар да булды инде. Мин барлык сыйныф җитәкчеләренең дә бу мәгълүматны укучыларга җиткерүләрен телим: PDF-файлны да чыгарырга кирәк, аны үзең белән концертка яки музейга алырга кирәк булачак. Шулай ук үзең белән паспорт, ә балигъ булган затларга – яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү турында сертификатның QR-коды булу мөһим.

 

Моннан тыш, ул бүгенге көндә «Нефтьче» мәдәният сараенда яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән тугыз программа эшли, дип сөйләде. Бу-артистларның концертлары; «Мәдәниятләр мозаикасы» мәгълүмат сәгате, анда республиканың төрле халыкларының гореф-гадәтләре, тормыш һәм көнкүреше белән танышырга мөмкин; кышкы бакча буйлап бөтен җир шарыннан флора һәм фауна вәкилләрен күрү мөмкинлеге белән экскурсияләр; вокал коллективларыннан мастер-класслар; «Югалган китап» әдәби квестлары һ.б. Чаралар 15-30 кешелек төркемнәр өчен оештырыла, һәр кешегә билет бәясе якынча 150-300 сум. 

«Диджитал Академия» проекты җитәкчесе Айнур Дәүләтов федераль программа кысаларында цифрлы иҗат белән танышырга һәм анимацияләнгән графика, коллажлар, мобиль видеога төшерү  буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим итте. «Альметрика» интерактив үзәгендә яшь сабынчы мәктәбен узарга, соя һәм гель шәмнәре ясарга, 3D-ручкалар белән рәсем ясарга, анимация мәктәбендә төрле техникаларда мультипликацион фильмнар ясарга өйрәнергә була.

Әлмәт картиналар галереясендәге чаралар турында аның директоры Роза Минабетдинова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Пушкин картасы» хуҗалары өчен өч хезмәт блогы әзерләнгән инде: күргәзмәләр, аларның экспозицияләре ай саен алышына; лекцияләр һәм квизлар, анда белем уен һәм азартлы формада бирелә; мастер-класслар, аннан балалар матур эшләнмәләр алып китә. Ул шулай ук галерея хезмәткәрләре, укучылар материалны яхшырак үзләштерсен өчен, педагоглар тәкъдим иткән темалар буенча мондый чаралар әзерләүгә шат булачаклар, дип билгеләп үтте.

Әлмәт драма театры актрисасы Наилә Нәҗипова программаны үзенең профессиональ манерасында – аның хезмәттәшләре катнашкан спектакль ярдәмендә тәкъдим итте. Анда Александр Пушкин һәм мәктәп укучысы образындагы персонажлар укучыларга авыр уку көненнән соң  белем алу яки күңел ачу кирәклеге турында кызу бәхәсләштеләр.

«Пушкин карталары» хуҗалары шәһәрнең башка иҗтимагый һәм мәдәни учреждениеләрендә дә бик күп мастер-класслар һәм башка кызыклы һәм танып-белү чараларын карый алачак. Алар турында тулырак "Госуслуги.Мәдәният " кушымтасында яки "Мәдәният.РФ" сайтында белергә мөмкин.

 

 

1 сентябрьдән Россиядә мәдәни чараларны популярлаштыру программасы кысаларында 14-22 яшьлек гражданнар 3 мең сумлык лимит белән бушлай «Пушкин картасы» сатып ала алалар. (Ел ахырына кадәр файдаланылмаган акчалар кире кайтарылачак.- Бу сумманы 2021 елның 31 декабренә кадәр илнең теләсә кайсы почмагында музейлар, театрларга, концертларга һәм башка мәдәни вакыйгаларга билетлар сатып алуга тотарга мөмкин.  Билет исемле һәм аны бүләк итеп булмый, әмма аны кире кайтарырга яки килү датасын күчерергә мөмкин. Билет өчен әлегә үз акчалары белән түләргә ярамый, әмма эшләүчеләр бу мәсьәләне хәл итү өстендә уйлый инде. Киләсе 2022 елда барлык "Пушкин карталары" балансы 5000 сумга артачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса