Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөрешендә катнашучылар Әлмәттә

27 октябрьдә «Мин матурлык эзләп йөрим...» автойөреше кысаларында «Китап» радиосы вәкилләре Әлмәткә килде.

Менә инде 3 көн дәвамында марафонда катнашучылар әдәби-музыкаль урам чыгышлары оештыралар. Казан-Уфа-Казан маршрутында Татарстан һәм Башкортстанның 18 районы бар. Соңгы нокта - нефтьчеләр башкаласы. Чараның максаты - татар әдәбиятын, традицион музыка сәнгатен популярлаштыру, Татарстан һәм Башкортстан арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, «Китап» радиосын күрше төбәкләрдә таныту.


Әлмәт татар җәмәгатьчелеге белән очрашу шәһәрнең үзәге, татарыбызның Мәккәсе булган драмтеатр каршында узды. «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов һәр татарга балачактан ук таныш булган җырлар башкарды. Драма театры артистлары да чыгышлары белән сөендерде.

Автойөреш 25 октябрьдә Казанда старт алды. Өч көн эчендә марафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында, Уфа һәм Туймазыда булдылар.

Бу автомарафонның соңгы көне иде. Төркем Казанга юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса