«Кайда минем илем?» документаль спектакле Камал театрының Кече сәхнәсендә 25 октябрьдә күрсәтеләчәк.
Әлмәт театры Казанга белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән «Кайда минем илем?» спектаклен алып килә.
Спектакль Гарәф Фәхретдиновның Идел-Урал легионерлары турында язылган повесте буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры — Ильяс Гәрәев.
Документаль спектакль Камал театрының Кече сәхнәсендә 25 октябрьдә күрсәтеләчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Спектакльгә «Пушкин картасы» белән билет алырга мөмкин.