Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан яңа картиналар галереясе төзеләчәк
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан яңа картиналар галереясе төзеләчәк

Әлеге проектны компаниянең Көньяк-Көнчыгыш үсеше буенча иҗтимагый Советында күрсәттеләр.

Заманча бина Нефтьчеләр урамында – музыка көллияте янындагы буш урында барлыкка киләчәк.


⠀
Галереядә күргәзмәләр узачак, балалар өчен түгәрәкләр  оештыру да планлаштырылган. Шунда ук ресторан да була. Ә булачак бинаның түбәсе - җәяү йөрү өчен ачык мәйданчык.


⠀
 «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов:
⠀
- Безнең өчен шәһәрдә җәмәгать киңлекләре, вакытны күңелле үткәрү һәм кешеләр аралашу өчен, җәлеп итү нокталары булуы мөһим. Сәүдә үзәкләре яшьләр өчен очрашу урыны түгел, ә менә шундый локацияләр булырга тиеш. Без мәдәни тормыш өчен яңа объектларның Көньяк-Көнчыгышның һәр шәһәрендә барлыкка килүен телибез, - диде.