Татарстан республикасы көнендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.
Премия «Әдәбият» номинациясендә - балалар язучысы, «Яшь техниклар станциясе»ндә өстәмә белем бирүче педагог Фәрхетдинова Резеда Нәсыйх кызы һәм шагыйрә, «Белое перо Белая ворона» ЛИТО филиалы җитәкчесе Аничкина Екатерина Анатольевнага тапшырылды.
«Журналистика» номинациясендә - журналистика ветераны Вакатова Анастасия Михайловна;
«Сәнгать» номинациясендә - район мәдәният йортының техник бүлеге мөдире, «Заман» вокал төркеме җитәкчесе Сәйфиев Айнур Фаяз улына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Таһиров Рәфыйк Рөстәм улына;
«Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» номинациясендә - Әлмәт картиналар галереясе директоры Минабетдинова Розалия Равил кызына тапшырылды.
Котлыйбыз!