Әлмәттә өч телдә өйдә калырга чакыралар
2 нче АПТС бинасы диварында һәр көнне «Өеңнән яхшы урын юк» - «Нет места лучше дома» - «There’s no place like home» язулары балкый.
Татар әйтеме шул рәвешле шәһәр халкына хәзерге вакытта иң куркынычсыз урын өй булуын искә төшерә.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, инсталляция «С Е Т А П» командасының башлангыч әдәби сүзләрен күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа