"ҖӘЙ" САЛАТЫ
Кышка ясала торган салат рецепты Ингредиентлар: - 3 кг кыяр; - 2 кг помидор; - 2 баш сарымсак; - 500 г болгар борычы; - 150 г шикәр комы; - 2 аш калагы тоз; - 1 аш калагы аш серкәсе кислотасы (70 %); - 50 мл үсемлек мае.
Помидорларны иттарткыч аша чыгарырга. Болгар борычын юка телемнәргә кискәләргә. Икесен бергә кушабыз да өстенә тоз һәм шикәр комы сибеп, кайнатып чыгарырга. Аннары шуның өстенә түгәрәкләп киселгән кыяр салып, 10 минут пешереп алырга. Аш серкәсе кислотасы, ваклап туралган сарымсак һәм үсемлек мае өстәп тагын берәр минут кайнатырга. Әзер салатны стерильләнгән банкаларга тутырып каплап куярга да, җылы әйбер белән төреп тотарга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа