Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Виноградны кисә башларга вакыт

Август җитүгә виноград аерым игътибар таләп итә. Бу чорда виноград тәлгәшләренең күп өлгерүе башлана, ә иртә сортларны ашап карарга була инде. Нәкъ менә шул чорда «чеканка» ясый башларга кирәк. ⠀

"Чеканка" - лозаның һәм үсентеләрнең яшел өслекләрен кисеп кыскарту. Моны күп сәбәпләр аркасында эшләргә кирәк:⠀

  1. Лоза киселгәннән соң аның үсеше туктатыла, һәм виноградны өлгертү җиңелрәк. ⠀
  2. Виноградның кыш чыгучы бөреләренә кискәннән соң күп күләмдә туклыклы матдәләр килә һәм кышлаучы бөреләрдә яхшырак һәм күбрәк төркем чәчәк формалаша. 
  3. Куаклар салкынны яхшырак кичерә. Киселгәннән соң ботаклар кышка кадәр ныгырга өлгерә. ⠀ ⠀

Әшкә керешәбез. Моның өчен лозадагы өске үсентеләренең өлгермәгән өске өлешләрен кисәргә кирәк. Әгәр үсенте бик нык үскән икән, аны беренче нормаль үсеш алган зур яфракка кадәр бетерергә була, тәлгәшләренә җиткәнче 5-7 яфрак калдыру мөһим. Әгәр дә сез виноградны кисү эшендә яңа кеше икән, үсентедә «чеканка»дан соң 15-19 яфрак һәм 10-15 бөре калырга тиеш. ⠀

Беренчә мәртәбә кискәндә, бу эш белән нык мавыгырга кирәкми. Куакны 3-5 көн ара белән берничә тапкыр кисәргә кирәк. Ул чакта куак яфрак югалтуны тыныч кына кичерә алачак. ⠀

Әгәр сез кисү белән нык мавыксагыз, стрессны бетерү өчен виноград интенсив рәвештә яшь артык ян сабакларын чыгара башларга мцмкин. Бу очракта сезгә виноград куакларын фосфор-калийлы ашлама белән тукландырырга кирәк. Бу куакка яшел массаның үсешен туктатырга мөмкинлек бирәчәк һәм киләсе ел уңышы өчен бөреләр үстерүгә бөтен көчен юнәлдерәчәк. ⠀ ⠀

Исегездә тотыгыз, виноградны очлы корал белән генә кисәргә кирәк. Инструментларны спирт эремәсе яки марганецның кара эремәсе белән дезинфекциләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса