Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Вафель көпчәкләре рецепты

Бу рецепт буенча теләсә кайсы вафельницада пешерергә ярый.

Бу - совет вафельницасына инструкциядә булган рецепт. Мин әле балачакта ук әниемнең дәфтәренә яздым. Ул вафельница күптән юк инде. Ә рецепты калды!

Ингридиентлары:

* Йомырка - 5 данә.

* Атланмай - 250 г

* Он - 300 г

* Шикәр - 280 г

* Ванилин - 1,5 г

Моннан якынча 25 трубочка чыга.

Йомырканы шикәр һәм ванилин белән бутарга. Шикәр күләмен бераз киметергә дә мөмкин, чөнки рецепт баллы яратучылар өчен. Эретелгән атланмайга акрынлап он өстәргә. Барысын да әйбәтләп болгатырга. Нык куе булмаган камыр килеп чыга. Аш кашыгы камырны җылы вафельницага салырга һәм берничә минут пешерергә. Вафлины алып шунда ук көпчәк формасына бөтерергә. Берничә секундтан соң моны эшләп булмаячак! Әзер трубочкаларны крем белән тутырырга була. Әмма алар болай да тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса