Тоз уңышны балландыра
Мең дә бер киңәш

Тоз уңышны балландыра

Әмма аны чама белән кулланырга кирәк, югыйсә ул үсемлеккә зыян сала, җиргә дә файдалы түгел.

Тоз помидорны тизрәк кызарта, балландыра, корткычлардан сакларга булыша.
1 чиләк бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы тоз һәм 1 стакан агач көле кушарга, 1 сәгать төнәтергә һәм һәр төпкә 0,5 әр литр сибәргә була.

Тозлы су чөгендерне дә балландыра. Туфракта натрий җитмәгәндә, чөгендернең яфраклары кызара. Бу очракта 10 л суга 1 стакан аш тозы салып эретәләр һәм җиргә сибәләр.

Фото: Pixabay