Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

КЫШКА ТОЗЛАНМАЛАР ҖЫЕЛМАСЫ

1) Кышка салат 1 кг кишер, 3 кг помидор, 1 стакан шикәр, 1,5 кг болгар борычы, 1 кг суган, 400 гр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе

Борычны озынча итеп, ә суганны боҗралап турыйбыз, кишерне эре угычта уабыз, помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Барысын бергә кушып, май, тоз, шикәр комы өстибез дә 50-60 минут кайнатабыз. Иң соңыннан аш серкәсе эссенциясе салып болгатабыз да кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

2) Гөмбәсыман баклажан
5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 баш сарымсак, чистартылган үсемлек мае. Тозлык өчен: 2 стакан су, 0,5 стакан 6 процентлы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 кара борыч
Баклажанны кабыгыннан чистартабыз да гөмбә аягы кебек калын иттереп буйга кисәбез. Өстенә тоз салып, согы чыгып бетсен өчен 2 сәгать тотабыз. Суганны ярымбоҗралап, сарымсакны телемләп турыйбыз. Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, аңарда баклажанны кыздырабыз. Баклажанның барысын бергә табага салмагыз, аз-азлап кыздырыгыз. Артык кыздырырга да кирәкми, җиңелчә генә кызып алсыннар. Баклажанны 3-4 см калынлыкта кәстрүлгә тутырабыз. Аның өстенә суган белән сарымсак салабыз. Аннары тагын баклажан, янә суган-сарымсак итеп өябез. Яшелчәләр беткәнче шулай эшлибез. Тозлык әзерлибез: савытка 2 стакан су салабыз, борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнап чыккач, банкаларга тутырылган баклажан өстенә агызабыз. Яртышар литрлы банкаларны 15 минут стерильләштерәбез.

3) «Тәмле» салат
2 кг ташкабак, 10 данә уртача зурлыктагы суган, 6-7 данә болгар борычы, 1 кг помидор, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, 500 гр томат пастасы, 1 стакан шикәр комы
Кәстрүлгә үсемлек мае, томат пастасы, шикәр салып кайнатабыз. Аңа вак итеп туралган ташкабак өстибез. 10 минут пешкәч, вак итеп туралган суган салып, тагын 10 минут пешерәбез. Шакмаклап туралган болгар борычы кушып, янә шуның кадәр вакыт пешерәбез. Шакмаклап туралган помидор салып, 10 минут кайнатабыз. Соңыннан тоз һәм аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

4) Кәбестә маринадлау
2 кг кәбестә, 400 гр кишер, 1 сарымсак, 100 гр шикәр, 5 чәй кашыгы диңгез тозы, 150 мл аш серкәсе, 100 мл үсемлек мае, 1 литр су
Кәбестәне турыйбыз, кишерне вак угычта уабыз. Зур кәстрүлгә кәбестә белән кишерне катламлап тыгызлап тутырабыз. Катламнар арасына чистартылган сарымсак кисәге кыстырып калдырабыз. Маринад өчен кайнар суга үсемлек мае белән аш серкәсе салабыз, тоз һәм шикәр кушып, алар эрегәнче болгатабыз. Аннары маринадны кәбестә өстенә ул күмелгәнче агызабыз. Тыгыз капкач белән ябып, бүлмә температурасында ике тәүлек тотабыз.

5) Консервланган борыч белән помидор
Баллы борыч, помидор, суган. Маринад өчен: 3 л суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, хуш исле борыч, дәфнә яфрагы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе
Банканы парда тотып алабыз. Төбенә яшел тәмләткечләр, сарымсак салабыз, 3 аш кашыгы көнбагыш мае агызабыз. Борыч, помидор, боҗралап туралган суган тутырабыз. Өстенә маринадны коеп, банканы 10 минут су тутырылган кәстрүлдә кайнатып чыгарабыз.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса