Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кура җиләгеннән зефир

300 г суыткычта торган кура җиләге 15 г желатин 3 аш кашыгы су форма Җелатинны суда җебетергә.

Җиләкне савытка салып, кайнатырга куярга, ләкин кайнатып чыгармаска. Уттан алырга һәм иләк аша уздырырга.

Җиләккә желатинны кушарга, желатин эреп беткәнче болгатырга. Әлеге массаны суытырга.

Миксер ярдәмендә әлеге массаны тыгызланганчы, кабарганчы 10 минут дәвамында болгатырга.

Йомшак муссны формаларга салырга һәм тигезләргә.

8-10 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Әзер зефирларны шакмаклап турарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса