Казны суйган көнне үк түшкәнең эчен-тышын тоз белән әйбәтләп ышкыйсың.
Юып киптерелгән бодайны тигез микъдарларда тоз белән аралаштырып, казның эченә тутырасың, тышкы ягын да тулысынча каплыйсың. Шуннан тозлы казны калын сары кәгазьгә бик әйбәтләп, тыгыз итеп төрәсең. Өстеннән марля белән яхшылап чорнап бәйләп, чормага кояшлы, җилле урынга элеп куясың. 40-45 көннән каклаган каз әзер була. Аны салкынча караңгы урынга күчерергә кирәк. Какланган казны шунда ук кулланырга да, җәй буе сакларга да була. Табынга кисеп куйганчы казны салкын су белән юып киптерергә кирәк.
vk.com/tatarshlari