Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ҖИЛӘК-ҖИМЕШ САЛАТЫ

Кирәк булалар: - 1 кызыл алма; - 1 мандарин; - 1 өлешчек әфлисун; - 100 г йогурт; - 1 банан.

Барлык җиләк-җимешләрне юабыз. Бананны чистартабыз, урталай бүләбез һәм түгәрәкләп турыйбыз. Бу беренче катлам өстенә йогурт салабыз. Бананның бер түгәрәген матурлык өчен калдырабыз.
Алманың тышын әрчибез. Шакмаклап турыйбыз, уртасын алабыз. Салат нык баллы булсын дисәгез, йогыртны шунда ук саларга була, аннары саларга да ярый.
Мандаринны чистартабыз, өлешчекләргә бүләбез. Шакмаклап кисәбез. Якынча 5 өлешчекне матурлык өчен калдырыгыз. Йогурт салабыз.
Әфлисунның өлешчеген түгәрәкләргә бүләбез, берсенең тышын салдырабыз һәм өчпочмакларга бүләбез - монысы шулай ук матурлык өчен эшләнә.
Салатның өстенә - банан түгәрәген, кырларына әфлисун һәм мандарин кисәкләрен куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса