Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чын уылдык нинди була?

Чын уылдыкны ялганыннан ничек аерырга?

Белгечләр әйтүенчә, моның бер авырлыгы да юк. Бары тик берничә уылдыкны кайнар суга салып карарга кирәк. Әгәр дә деликатес яхшы булса, суда эри яисә су саргылт төскә керә.

Фальсификатның барысы да зыянлы түгел, ди кайбер экспертлар. Кайбер очракта ялган уылдык диңгез үсемлекләреннән яки балык шулпасыннан ясала икән. Мондый продуктны ашарга ярый диләр.

Уылдыкны эшкәртеп чыгару датасына игътибар итәргә - май аеннан октябрь аена кадәр җитештерелгәнен сайларга киңәш итәләр. Бу - аны җыю сезоны. Әгәр банкада ноябрьдән апрельгә кадәр вакыт күрсәтелгән икән, димәк, ул -  туңдырылган уылдык, яисә консервантлар бик күп.

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса