Мең дә бер киңәш

Машинаның моторын «холостой»га эшләтү зыянлы

Машина моторын туктап торган килеш, ягъни «холостой»га эшләтү зыянлы.

Моторның югары температурада эшләп торуы бик начар: майның төп  үзлекләре югала, ул сыегая һәм двигательнең яну камераларына агып чыга. Резинадан эшләнгән детальләр - патрубкалар, сальниклар катылана.

Бушка эшләп торып моторы артык җылынган машинаны кинәт урыннан кузгатканда, режимнар алмашу сәбәпле,  цилиндрда детонация барлыкка килә. Машина двигателен шулай еш «борчысаң», кыйммәтле капремонт кирәк булуы ихтимал.