Яңа елга санаулы көннәр калып бара.
Кара су куянын куркытмас өчен астролог киңәшләре.
Быел яңа ел табынын әзерләгәндә өстенлекне үсемлектән әзерләнгән ризыкларга бирү мәслихәт. Ә итле ризыкларны азрак куярга кирәк. Өстенлекне сыер итенә бирергә мөмкин. Куян итен кулланырга ярамый.
- Зәңгәр Юлбарыска алмашка 2023 ел символы – кара су куяны килә. Бу хайван күбесенчә үсемлек ризыкларын өстен күрә, һәм алар Яңа ел өстәленең нигезе булырга тиеш. Куян тәмләткечләр яратмый. Яңа әзерләнгән ризыклар аңа ошар, - ди астрологлар.
Ниһаять, ел символын сөендерер өчен аның яраткан ризыклары алма, кишер турында онытмагыз.
Табын әзерләгәндә ак, зәңгәр, кара, яшел төсле ризыкларны куллана аласыз.
Өстенлекне яшелчә һәм җиләк - җимеш салатлары, бутербродларга, бәрәңге, балык, диңгез продуктлары, тары, төрле ярмалар, дөге, соклар, чәйгә бирә аласыз!