Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Күп чирдән файдалы

Кычыткан - поливитаминлы дару үсемлеге. Анда аскорбин кислотасы карлыганга караганда ике тапкырга күбрәк. Ә каротин буенча ул кишерне дә уздыра.

Ул канда  гемоглобинны, эритроцитларны, тромбоцитларны арттыра.

Простата аденомасыннан шифасы бар. Кычыткан төнәтмәсен куллану әлеге бизнең зураюын тоткарлый, бәвел бүленеп чыгуны җиңеләйтә.

 

Кычыткан «сенная лихорадка» дигән чирдән файдалы. Ул - аллергиянең бер төре. Бу вакытта борын томаулау, күздән яшь агу күзәтелә.

 

Югары кан басымы булган кешеләргә дә кычыткан ярдәмгә килә.

 

Аны куллану инфаркт, инсульт ихтималын нык киметә. Кандагы шикәр күләмен азайта.

 

Кан агуын туктата. Күрем көчле булып, авырттырып килсә, кычыткан төнәтмәсенең шифасы бар.

 

Бавырны чистарта. Аннан авыр металл тозларын, токсиннарны чыгара.

 

Кычыткан төнәтмәсе тәндәге җәрәхәтләрне төзәтә, аллергиядән ярдәм итә, чәчне үстерә, чәч коелуын туктата. Төнәтмә ясар өчен аның яфракларын да, сабакларын да кулланалар. Бер уч кипкән яки яңа гына өзгән үләнне кәстрүлгә салып, 1 стакан кайнар су коярга һәм кайнап чыгу хәленә җиткереп, 15 минут сүрән утта төнәтергә. Әзер төнәтмәне тагын 30 минут тастымал белән каплап, суытканнан соң сөзеп кулланалар. Шифасы булсын өчен, кычыткан төнәтмәсен ике атна дәвамында көнгә өч тапкыр ашар алдыннан бер аш кашыгы эчәләр.

 

Кычытканнан чәй дә ясап эчәргә мөмкин. Бер чынаяк кайнар суга 7 кычыткан яфрагы салып ясала ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса