Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Әзерлисе ризыкның никадәр уңышлы чыгуы - кирәкле әйберләрне дөрес күләмдә үлчәп алуга да бәйле.

Күпчелек очракта, кулинария китапларында, сыек азык граммнарда күрсәтелә. Ә халыкта аш кашыгы, бал кашыгы яки стакан белән эшләү гадәте бар.

1 стаканга 13 аш, 40 чәй кашыгы сыек ризык сыя.

Әгәр сыек ризыкны (су, уксус, һ.б.) стакан, аш яки чәй кашыгын тутырып салсагыз, ә куе (сөт өсте, майонез, кайнатма, бал, каймак, һ.б.) ризыкны өебрәк салырга кирәк.

Әгәр, сезнең кул астында махсус үлчәм шкалалары булган стаканыгыз юк икән, үзегез, стаканга ниндидер "тамга куеп" үлчәү ясый аласыз.

Тиешле күләмдә сыек ризыкны үлчәү өчен, махсус савыт эзләп тә тормасагыз була. Бер литрлы юылган буш банканы алып, чамалап, уртасын табасыз да, маркер белән тамгалыйсыз. Аннары һәр ике өлешне тигез итеп, икегә бүлеп чыгасыз. Нәтиҗәдә 250 миллилитр була. Мондый үлчәм алымы белән сез теләсә кайсы сыек яки куе азыкны үлчи алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса