Ышанмасаң, «м» авазын син дә әйтеп кара
...
Актер Вуди Харрельсонның әтисе ялланып кеше үтерүче булган. Ул федераль судьяны – кече Джон Вудны үтерә һәм 1979 елда кулга алына.
Астронавтлар скафандр белән бергә өлкәннәр өчен подгузниклар да кияләр.
Анхелес Дюран исемле испан хатын-кызы (49 яшь) Кояшның законлы хуҗасы булып тора.
Дөньяда иң озын сакал Ханс Лангсетныкы булган. Ул 1927 елда вафат була, аның сакалының озынлыгы 5,33 метр тәшкил итә.
Голливуд актерларына кайчандыр фильмнарда тәмәке тарткан өчен дә түләгәннәр.
Тираннозаврның иң якын тере туганы - тавык.
«Шылырга вакыт» - Голливуд фильмнарында иң еш кулланыла торган гыйбарә әнә шул.
Исегездә тотыгыз: сафарига барганда беркайчан да Calvin Kleinнан «Obsession» хушбуен кулланмагыз. Билгеле булганча, аның исе ягуарларны, юлбарысларны, гепардларны һәм башка кыргый мәчеләрне үзенә җәлеп итә.
Лайлачлар (слизняк) сыра ярата.
Кайчандыр тавыш барьерын җиңеп үтә алган беренче уйлап табу эше - ул камчы.
«М» авазын иренне иренгә тидермичә әйтеп булмый. Ышанмасагыз, сез дә әйтеп карагыз.
Рихтер шкаласын уйлап табучы мистер Чарльз Рихтер нудист булган.
Инглиз телендә барлык континент-ларның исемнәре бер үк хәрефкә башлана да, тәмамлана да.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа