Бәйге

Әлмәтлеләр кияүдән 700 мең түләтә

Агымдагы ел февралендә шоферның руль белән идарә итүне югалтуы аркасында юл-транспорт һәлакәте чыгып, аның хатыны белән сабый баласы һәлак булган иде.

Үлгән ханымның әти-әнисе бердәнбер кызларының үлемендә кияүне гаепләп, аны судка биргәннәр. Суд аларга 700 мең сум мораль зыянны компенсацияләргә дигән карар чыгарган.