Хәзерге вакытта Әлмәттә Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган «Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. ⠀

Чарада катнашучыларны Әлмәт район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев сәламләде.

⠀
Кунакларны 1 нче гимназия укучыларының кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә каршы алды. Укучылар тарафыннан шулай ук мастер-класслар да оештырылган иде.
⠀
Мәртәбәле кунаклар арасында күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, шулай ук Казаннан һәм Уфадан килгән галимнәр, профессорлар, дин әһелләре дә бар иде.

Конференция секцияләргә бүленеп дәвам итте.