Көн темасы

Бүген Әлмәт башлыгын сайладылар

33 яшьлек Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы итеп сайланды.

Ул 1981 елның 11декабрендә туа. Югары белемле. 2012-2015 елларда Татарстан президенты ярдәмчесе булып эшли. 2015 елда Рөстәм Миннеханов аны Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынына тәкъдим итә.

Өйләнгән. Улы бар. Фотосурәтләр ясау, хоккей һәм йөзү белән шөгыльләнә.