Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

150 иң яхшы мәгариф тармагы хезмәткәренә Әлмәт районы башлыгы гранты тапшырылды

Драмтеатр 22 майда мәгариф тармагының иң яхшы вәкилләрен үзенә җыйды. Биредә тантаналы шартларда аларга район башлыгы гранты тапшырылды.

Мөгәллимлек иң кирәкле, тынгысыз, нәтиҗәсе дә вакытлар узгач кына күренә торган хезмәт. Бу юлга иҗади, үз эшенә ихлас бирелгән кешеләр генә басадыр. "Күзгә күренми торган зур тырышлык таләп итүче батырлык" - бүләкне ияләренә тапшырганда район башлыгы Мәҗит Салихов та укытучыларның, тәрбиячеләрнең эшенә шундый бәя бирде.

Әлеге грант өч ел элек гамәлгә куелды. Ике ел эчендә җирлекнең 300 педагогы бу мәртәбәле премиягә лаек булды. Быел алар сафы тагын 150 кешегә артты. 17 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Кәшипова да бүген шулар арасында:

- Бүгенге көндә укытучының хезмәт хакын бәяләүдә "стимуллаштыру өлеше" дигән гыйбарә еш яңгырый. Зуррак хезмәт хакы аласың килә икән, уңышларыңны, ирешкән нәтиҗәләреңне күрсәтә бел, - дип башлады сүзен грант иясе тәэсирләре белән уртаклашып. - Белүемчә, "Әлмәт муниципаль районы башлыгы гранты" республикада бердәнбер. Бер генә шәһәр һәм район укытучысы да мондый мәртәбәгә ия була алмый, димәк. Бәйгедә җиңүче икәнлегемне белгәч, горурлык һәм сөенеч хисләре кичердем. Укытучының катлаулы хезмәтен бәяли белгәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез. Мондый бүләкләр "яудырып" торганда, кайсы гына укытучының тырышып эшлисе килмәс икән. Ә бу көндәшлеккә сәләтле укытучылар артачак дигән сүз.

Соңгы елларда укытучы һөнәре, гомумән, мәгариф тармагы республика, "Татнефть" компаниясе тарафыннан даими ярдәм тоеп яши. Төбәк хакимиятенең дә бу рәттән читләшергә исәбе юк. Мисалга, әлеге грант өчен генә дә өченче ел рәттән җирле казнадан 3 млн сум бүленә.

Район мактаулы һөнәр ияләре казанышлары белән горурлана ала. "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Әлмәтнең 67 педагогы Россиядә иң-иңнәр исемлегенә керде. 408 укытучы исә "Безнең яңа укытучы", " Безнең иң яхшы укытучы", "Иң яхшы мәктәп директоры", "Алгарыш" гранты ияләре дип танылды.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250