12 июнь – Россия көне
Тарих битләренә күз салсак, 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
Россия көне үзенең рәсми атамасын тиз генә алмады. Озак вакыт бу датаны бәйсезлек көне яки 12 июнь дип атап килделәр. 1994 елда Президент Указы белән бу көн дәүләт бәйрәме дип игълан ителде, ә рәсми атамасы – «Россия көне» 2002 елда, яңа РФ Хезмәт кодексы кабул ителгәч, федераль кануннарга тулысынча беркетелде. Нәкъ менә шушы документ хәзерге Россиядә хакимиятләрнең төгәл бүленеше белән хокукый дәүләт формалашуга башлангыч бирде. Дәүләт бәйрәме Конституциядә беркетелгән кеше хокукларының һәм ирекләренең өстенлеге һәм безнең һәрберебезнең җаваплылыгы турында искә төшерә.
1992 елдан 12 июнь бәйрәм көне булып санала, һәм шуннан бирле россиялеләр ел саен бу бәйрәмдә ял итә. Сораштырулар буенча, гражданнарның яртысыннан артыгы 12 июньне илнең бәйсезлеген һәм суверенитетын символлаштыручы мөһим бәйрәм дип саный.
Бу көнне бөтен Россия Федерациясе буйлап, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә, массакүләм күңел ачулар, концертлар һәм патриотик акцияләр уза. Дәүләт гимнын массакүләм башкару иң якты традицияләрнең берсе булып тора.
Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елда Россия көне күпмилләтле җәмгыятьне берләштерү һәм гомумроссия тәңгәллеген ныгыту символы буларак аеруча әһәмияткә ия булачак. Бу ел ил халыкларының бердәмлеген, аларның уртак тарихын, кыйммәтләрен һәм киләчәген аңлауны көчәйтергә тиеш, ә Россия көне әлеге масштаблы инициативаның бер өлешенә әверелә. Безнең һәрберебезне дә илебезне чәчәк атучы һәм көчле итү теләге берләштерә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia