Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәтлеләр пляждагы кар сыннары өчен борчыла

25 декабрь көнне шәһәрдә кар сыннары ясау буенча Россия рекорды куелды.

Әлмәтлеләр пляжда кар бабайлар ватылганга борчыла. 79 фигура шәһәр күле янында төзелде – 25 декабрьдә анда фестиваль узды.

Күпләр бәйрәм ялларында кар фигуралары  карарга теләделәр. Әмма өлгермәделәр. Хәзер анда  зур кар көртләре генә.

Социаль челтәрләрдә дә бу хәлдән канәгатьсезлек белдерәләр. Халыкка моның ни өчен һәм кемгә кирәк булуы аңлашылмый.


Шаһитның сүзләренә караганда, кар бабайлар булган мәйданда яшүсмерләр йөргән.

Полициядә кар бабайларны бозу турында гаризалар булмады, диделәр. Бу хәл вандализм кебек бәяләнә алмый, дип аныкладылар. Чөнки, фигуралар мәдәният һәм сәнгать предметы түгел. Тик моны эшләүчеләр «Хулиганлык» маддәсе буенча җавап тотарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса