Томан һәм юлларда бозлавык көтелә
Һава торышы

Томан һәм юлларда бозлавык көтелә

20 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле бозлавык һәм томан көтелә.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2 градус булса, көндез температура 0..+2 градус булачак.